Татарстан синоптиклары көчле җил турында кисәтә
Белеп торыгыз

Татарстан синоптиклары көчле җил турында кисәтә

Республика юлларында бозлавык барлыкка киләчәк.

11 ноябрьдә, Татарстан территориясендә урыны белән төньяк-көнбатыштан көчле җил булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге "Татар-информа"га хәбәр итә.

Җилнең тизлеге кайвакыт секундына 16 метрга, Казан территориясендә 15 метрга җитәргә мөмкин, дип искәртә синоптиклар.

Моннан тыш, вакыт-вакыт кар явачак һәм кар яуганда күз күреме 1-2 километрга кадәр начарлану ихтималы бар.

Юлларда бозлавык барлыкка килә, дип кисәтә метеорологлар. 


Нет комментариев