Татарстан синоптиклары көчле җил хакында кисәтә
Белеп торыгыз

Татарстан синоптиклары көчле җил хакында кисәтә

Республикада җилнең тизлеге урыны белән секундына 17 метрга кадәр җитәчәк.

Иртәгә, 16 октябрьдә, Татарстанда урыны белән көньяк-көнбатыштан көчле җил исәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Көндез республика территориясендә җилнең тизлеге урыны белән секундына 17 метрга кадәр җитәчәк.

"Татар-информ" агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, Россия Гидрометеоүзәгендә кыш алды сезоны башлануы хакында сөйләделәр.


Нет комментариев