Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Белеп торыгыз

Соңгы тәүлектә Чирмешәндә коронавирус йоктыручы юк

Үткән тәүлектә COVID-19 диагнозы Татарстанда 62 кешедә расланган.

Күрше Нурлат, Әлмәт районнарда бу чирне йоктыручылар булса да, шөкер, бездә яңа очраклар юк. Ә менә Казанда бу авыруның – 28, Яр Чаллыда – 10, Тукай районында – 4, Биектауда – 3, Әлки, Әтнә, Югары Ослан, Түбән Кама, Яшел Үзәндә – икешәр, Әлмәт, Апас, Алабуга,  Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Сарман районнарында берәр яңа очрагы расланган.

Авыруларның  12се больницаларга озатылган, 50се өйдә дәвалана – аларда авыру  җиңел формада яки симптомсыз үтә.

Татарстанда 25 майга коронавирус йоктыруның барлыгы 2849 очрагы теркәлгән.   Барлыгы 1959 кеше дәваланган, шуларның 52се соңгы тәүлектә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев