Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Белеп торыгыз

Синоптик Шувалов Татарстанда августта эсселекнең кимүен фаразлады

Августның беренче атналарында Татарстанда эссе һава торышы көтелә, әмма 5-7 августтан эссене яшенле яңгырлар баса башлаячак. Республикада җәйнең соңгы аенда булачак һава торышы турында «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов сөйләде.

«Августның икенче декадасында Татарстанда температура кимү көтелә, көндез – 20 градус тирәсе», - диде синоптик.

Шувалов сүзләренчә, җәйнең соңгы аеның өченче декадасында температура нормага якын була. Явым-төшем нигездә августның беренче декадасында көтелә, икенче декадага да бераз кагыла. Алга таба явым-төшем күләме аз була.

Синоптик августта көчле эсселек көтелми, дип ассызыклады.

«Температура 25-30 градус тирәсендә торачак, әмма аннары кими башлаячак», – дип йомгаклады сүзен Шувалов.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев