Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Салкында машина кабызу серләре

Әгәр тимер атың кабынмаса...

* Машинаны кабызыр алдыннан, андагы энергия кулланучы җайланмаларның сүндерелүенә инанырга кирәк;

* Аккумуляторны кварталга бер тапкыр, бигрәк тә кыш алдыннан тикшерегез, зарядкага куегыз, клемма белән аккумулятор бәйләнешләрен карагыз. Ул начар булса, машина кабынмаска ихтимал. Бу көчле суыкта гына түгел, башка һава шартларында да булырга мөмкин;

* Көчле суык көтелә икән, бакны сыйфатлы ягулык белән тулысынча диярлек тутырып куярга кирәк. Бу киңәш бигрәк тә дизель ягулыгын кулланучыларга кагыла;

* Автомобиль беренче тапкырдан кабынмаган очракта, берәр минут чамасы көтәргә һәм яңадан кабызып карарга киңәш ителә;

* Двигательнең поддонын лампа белән җылытырга ярамый. Машина кабынмаган очракта да, моторны стартер белән әйләндерергә дә кирәкми. Бу стартерга гына зыян китереп калмыйча, аккумуляторны да утыртырга мөмкин.

* Суык көнне аккумуляторны җылы урынга кертегез. Ул туңса, машина кабынмаячак.

* Машинаны кабызыр алдыннан ерак һәм якын утларны 20-30 секундка яндырып алыгыз.

* Суык көнне машинагыз эшләмәсә, этеп кабызып карагыз. Аккумуляторның булган заряды җитәргә тиеш.

* Кыш көне машинаны кабыза торган җайланмалар да бар. Аларны сез запчастьлар сатылучы кибеттән алаласыз.

Чыганак

Марат Гомәров фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев