Россиядә 2021 ел нәрсә елы булачагы игълан ителде
Белеп торыгыз

Россиядә 2021 ел нәрсә елы булачагы игълан ителде

Киләсе 2021 ел Фән һәм технологияләр елы дип игълан ителде. Россия Президенты Владимир Путин кичә шул хактагы боерыкны имзалады.

Махсус оештырылган комитет Фән һәм технологияләр елына багышланган чаралар өчен җавап бирәчәк. Комитетның рәистәшләре итеп Хөкүмәт рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко һәм президент ярдәмчесе Андрей Фурсенко билгеләнгән.

Россия төбәкләренә Фән һәм технологияләр елына багышланган чаралар үткәрергә киңәш ителә.

Узып баручы 2020 ел Бөек Җиңүнең 75 еллыгы хөрмәтенә Хәтер һәм дан елы, 2019 ел Театр елы, 2018 ел Волонтерлар елы дип игълан ителгән иде, "Ватаным Татарстан" хәбәр итә.


 


Нет комментариев