Россиядә пенсия яшен арттырырга җыенмыйлар
Россиядә 2028 елга кадәр дә, аннан соң да пенсия яшен арттыру планлаштырылмый. РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында Дәүләт Думасының икътисади сәясәт комитеты рәисе урынбасары Михаил Делягинның соравына шулай дип җавап бирделәр.
Министрлыкта аңлатуларынча, мөрәҗәгать Россия Федерациясе Финанс министрлыгы белән берлектә каралган. Мөрәҗәгатьне карау нәтиҗәләре буенча якындагы елларда да, 2028 елдан соң да пенсия яшен арттыру нияте дә, планы да булмау турында хәбәр иттеләр.
Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында шулай ук хәзерге вакытта пенсиягә чыгу яше белән бәйле башка параметрлар хакында фикер алышулар үткәрелми дип белдерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев