Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Үргән бәрәңгенең файдасы бар

Бәрәңге үрентеләрен кисеп алып, төнәтмә ясарга була.

Бәрәңге үрентеләреннән табигый биоөстәмә ясарга була. Ул үсемлекләрнең актив үсешен һәм тамыр ясалышын стимуллаштыра. Туклыклы һәм актив ингредиентларга бай бәрәңгене файдаланыгыз.

Бәрәңгедән 150 грамм чамасы үрентене кисеп алыгыз, аны җиңелчә генә марганцовка эремәсендә 6 сәгать җебетегез. Аннары юып, ваклагыз һәм 1 литр саф суга салыгыз. 7 сәгать төнәтегез, аннары сөзегез һәм кулланыгыз.

Үсемлек ботакларын тамыр җәйдерү өчен бәрәңге үрентесе төнәтмәсенә салып торырга була. Моның өчен ботакны 200 миллилитр төнәтмәгә 6 сәгатькә салып куегыз.

Шулай ук үсемлек орлыкларын туфракка утыртыр алдыннан бәрәңге үрентесе төнәтмәсенә салып торырга була.

Үсемлекләр яхшылап үссен өчен, аларга бәрәңге үрентесе төнәтмәсен сибәргә була, дип яза “Саулык. Татар халык медицинасы”.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев