Район башлыгы Чирмешән районы юлчыларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
“Татавтодор” җәмгыятенең район участогы хезмәткәрләренә оештырылган чарада район җитәкчесе Рамил Айбатов та катнашты. Ул аларга авыр һәм җаваплы эшләрендә уңышлар теләде һәм бүләкләр тапшырды.
Җәмгыятьнең машина йөртүчесе Николай Тряев ТР Юл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы иясе булды. Машина йөртүчеләр Ленар Мусинга, Николай Макаровка, төягеч машинисты Илфак Кәримовларга “Татавтодор” акционерлык җәмгыятенең Мактау грамотасы, машина йөртүче Гаяз Гайфетдиновка һәм кухня хезмәткәре Алсу Хәйруллинага шушы җәмгыятьнең Рәхмәт хатын тапшырдылар.
Район участогы җитештерү-техник бүлек инженеры Фәнүзә Сәгыйрова район башлыгының Мактау грамотасы, машина йөртүчеләр Сергей Скворцов, Равил Харисов, экскаватор машинисты Василий Долгополовлар район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Екатерина Назимова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев