Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Озак яшәүчеләр нәрсә ашый?

Табыннан җиде ризыкны өзмәгез.

Аксымга бай ризыклар
Озак яшәргә теләүчеләрнең өстәлендә йомырка, ит, чикләвек, сөт ризыклары һәр көн булырга тиеш. Аксым организмга тернәкләнү өчен кирәк.

Суган
Суганда С витамины күп, ул иммунитетны ныгытырга, шулай ук кандагы шикәр дәрәҗәсен нормада тотарга һәм хәтта яман шешнең үсү куркынычын киметергә ярдәм итә.

Кәһвә
Көненә ике-өч чынаяк кәһвә эчү инсульт, депрессия, Паркинсон авыруы һәм гомер озынлыгына йогынты ясый торган башка күп кенә авырулар үсеше куркынычын киметергә ярдәм итә. Иң мөһиме — бу эчемлекне 16 сәгатькә кадәр эчәргә һәм шикәр, сөт һәм бигрәк тә баллы сироплар өстәмәскә тырышырга кирәк.

Алма
Бу җимеш пектинга бай, ә ул кан тамырлары стеналарын зарарлый һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларының куркынычын арттыра торган “начар” холестеринын киметергә сәләтле.

Ясмык
Барлык кузаклыларга караганда ясмыкта аксым, клетчаткалар күбрәк, ә менә майлар азрак. Бу ярма кандагы глюкоза дәрәҗәсен нормада тотарга ярдәм итә.

Миндаль
Бу чикләвек гәүдә авырлыгын һәм кан басымын, липидлар һәм глюкоза дәрәҗәсен, шулай ук хәтерне яхшырта.

Кипкән хөрмә җимеше (финики)
Кипкән хөрмә сөякләрнең сәламәтлеге өчен бик мөһим булган кальций һәм магнийга бай, шулай ук анда күрү сәләтен яхшырта торган лютеин-зеаксантин антиоксиданты бар.
 

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев