Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Белеп торыгыз

МРОТ күләмен 27 мең сумга җиткермәкчеләрме?

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 2026 елга хезмәткә түләүнең минималь күләмен (МРОТ) 27 093 сум күләмендә билгеләргә тәкъдим иткән. Бу хакта “ТАСС” хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков сүзләренә таянып яза.

Аның әйтүенчә, МРОТ гамәлдәгедән 20,7 процентка артып, көтелгән инфляция күләменнән күбрәк булачак. “Хезмәткә түләүнең минималь күләмен билгеләүгә карата күрелгән чаралар Президентның МРОТны үстерү буенча куелган бурычларын үтәү мөмкинлеге бирә”, – дип билгеләп үткән Котяков.

“Уртача хезмәт хакыннан чыгып, 2026 елда хезмәткә түләүнең минималь күләмен 27 093 сум дәрәҗәсендә билгеләү тәкъдим ителә. Шул рәвешле МРОТ 20,7 процентка артачак, ягъни инфляция күләменнән югарырак дәрәҗәдә булачак”, – дип өстәгән министр. Хәзерге вакытта МРОТ 22 440 сум тәшкил итә. Аны арттыру Россиядә яшәүче 4,6 миллион чамасы кешегә кагылачак.
 

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев