Җәмәгать һәм сәүдә урыннарында битлек һәм перчатка кию таләп ителә
Белеп торыгыз

Җәмәгать һәм сәүдә урыннарында битлек һәм перчатка кию таләп ителә

«Битлек, перчатка һәм дистанция — хәзерге вакытта тормышыбызның аерылгысыз өлеше», - диде Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.

Өйдән чыкканда республика халкына битлек һәм перчаткалар кию мәҗбүри. Бу хакта брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

«Сәүдә объектларында һәм җәмәгать транспортында битлектән тыш, мәҗбүри рәвештә перчаткалар да киеп йөрү мөһим. Битлек, перчаткалар һәм дистанция — хәзерге вакытта тормышыбызның аерылгысыз өлеше», — дип билгеләп үтте ул.

Татарстанда май 12 майдан башлап өйдән чыгу өчен смс-пропуск алырга кирәк булмый, дип хәбәр иткән идек.

фото: архив/Владимир Васильев


Нет комментариев