Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Белеп торыгыз

Махсус хәрби операциядә катнашучы чирмешәнлеләргә социаль ярдәм чаралары

Махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга һәм аларның гаиләләренә берничә төрле социаль ярдәм чарасы каралган. Бу хакта районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рушания Әхмәдуллина сөйләде.

Әлеге хәрби якташларыбызның 18 яшькә җитмәгән балаларына бүлек тарафыннан бер мәртәбә бирелә торган акчалата түләү каралган.

- 20 мең сум күләмендәге әлеге түләүгә, 2022 елдан башлап, 71 гариза кабул ителде, шулар нигезендә бүгенге көнгә 100 балага түләүләр билгеләнде, - ди Рушания Солтан кызы.

Торак-коммуналь түләүләр өчен исә, СВОда һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә һәм сугыш хәрәкәтләре инвалидларына 50 процент күләмендә субсидия кайтарыла.

- 2024 елда мондый мөмкинлектән тугыз гаилә файдаланды, быел да биш гаиләдән гариза кергән иде, аларга әлеге ярдәм күрсәтелә. Физик мөмкинлекләре чикле СВО ветераннарыннан былтыр – ике, быел бер якташыбызга субсидия түләнә, - ди Рушания Әхмәдуллина. – Үткән елда бер гаиләгә йорт биләмәләре эчендә газ үткәрүгә һәм газ җиһазлары сатып алуга бәйле чыгымнарны каплауга 100 мең сумга кадәр субсидия бирелде. Быел әлеге төр ярдәм буенча гаризалар кермәде.

СВОдагы якташларыбызның пенсия яшенә, 60 һәм 55 яшькә җиткән гаилә әгъзаларына санатор-курорт дәвалануына юлламалар белән тәэмин ителгәндә беренче чираттагы хокук бирелә. Былты да, быел да берәр кеше шушы нигездә сәламәтлеген ныгыта алган.

Сугыш хәрәкәтләре инвалидлары, шулай ук СВОда катнашучыларның (һәлак булучылар, вафат булучылар) гаилә әгъзалары – өлкәннәр, I, II төркем инвалидлар категориясендәге гражданнар өйдә социаль хезмәткәр тарафыннан карау хокукына ия. Әлеге хезмәт бушлай күрсәтелә. Хәзерге вакытта “Мәрхәмәтле йөрәк” үзәгендә биш кешегә – СВОда катнашучыларның әниләренә хезмәт күрсәтелә.

Район мәгариф бүлегеннән хәбәр итүләренчә, безнең районда СВОда катнашучыларның 43 баласы мәктәпләрдә көненә ике мәртәбә түләүсез кайнар ризык белән тәэмин ителә. Шулай ук 26 сабый балалар бакчаларында бушлай тәрбияләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев