Мәгариф министрлыгы 2026 елгы җәйге каникулларның вакытын билгеләде. Ведомствода хәбәр итүләренчә, каникуллар 27 майда башланып, 31 августка кадәр дәвам итәчәк.
9 һәм 11 сыйныф укучылары өчен уку елының тәмамлануы Төп һәм Бердәм дәүләт имтиханнары расписаниесенә бәйле рәвештә билгеләнәчәк.
Мәгариф министры Сергей Кравцов актив ял укучыларга көч һәм энергия тупларга ярдәм итүен ассызыклады. Каникуллар дәвамында мәктәпләр каршында лагерьлар һәм балалар үзәкләре эшләячәк. Укучылар спорт, сәламәтләндерү чараларында, конкурсларда, уен программаларында һәм мастер-классларда катнаша алачак.
Министрлыкта ел саен төбәкләргә каникулларның тәкъдим ителгән даталарын җибәрүләрен искәрттеләр. Мәктәпләр графикны үз мәнфәгатьләрен исәпкә алып үзгәртә ала.
Фото Гүзәл Шәфыйкова
Нет комментариев