Лашман укучыларының сыйланырлык тәм-томнары күп
Белеп торыгыз

Лашман укучыларының сыйланырлык тәм-томнары күп

Лашман мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары – барысы 56 бала әүвәл район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән Яңа ел күчтәнәчләре алса, авылдашлары Минсәгыйть Шакиров та аларны һәм мәктәпнең барлык башка сыйныф укучыларын – 176 малай һәм кызны тәм-томлы пакетлар белән сөендергән.

Заманында үзе дә укыган мәктәптә белем алучы балаларга Минсәгыйть Закир улы инде өченче ел рәттән шулай бүләкләр җибәрә.

Илдар Мөбарәкшин фотолары


Нет комментариев