Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәнлеләр кызу көннәрне ничек кичерә?

Кышкы суыкларда, карлы бураннарда “Тизрәк җәй җитсен иде, салкыннар туйдырды” дибез. Адәм баласы шундый: инде җәйге кызу да күпләрнең үзәгенә үтеп өлгерде. Алҗыта, хәл юк, бик кызу дип зарланабыз. Чирмешәнлеләр бу эсселекне ничек кичерә?

Наталья Евстафьева (Чирмешән): - Эссе көннәрдә күбрәк күләгәле урыннарда булырга тырышам. Ярый әле эштә җиләс – кондиционер эшләп тора. Яшь барган саен эссене авыррак кичерә башладым, хәлсезләнәм, баш та авырта. Көндез бакчага да чыгып булмый, кояш нык кыздыра. Мондый көннәрдә күбрәк сыеклык эчәм, аеруча салкын чәй, лимонадлар, квас.

Ольга Сайгушева (Күтәмә): - Җәй нәкъ шундый булырга тиеш инде: җылы, кояшлы. Мин эссене яратам. Шундый матур көннәр күбрәк булсын иде әле. Бакчачы буларак әйтим әле: салкында яшелчәләр дә, җиләк-җимеш тә үсми. Җырда да бит “табигатьнең начар һава торышы юк” диелгән. Бассейн алып куйдык, балалар көне буе шунда рәхәтләнеп коеналар, үзебез дә кергәлибез. Эчемлекләрдән исә, кызуда иң әйбәте - яшел чәй, ул сусауны яхшы бастыра. Җиңелчә кием сайлыйбыз, аеруча натураль тукымалардан булганнары яхшы.

Айгөл Кәримова (Чирмешән): - Әлегә мин отпускта, шуңа да көндез өйдән чыкмаска тырышам, күләгәлерәк, ышыграк урын эзлим. Мондыйда кайнар аш та ашыйсы килми, шуңа күрә еш кына окрошка ясыйм. Гомумән, өстәлдән салкын соклар, компотлар өзелми. Суынсын дип, һәрвакыт чәй ясап куям. Яңгыр көтәбез инде, бераз көннәр җиләсләнер дип өметләнәбез.

Ольга Васильева (Чирмешән): - Без күпфатирлы йортта яшибез, бүлмәләр кызуланды. Төнге берләрдә генә бераз суынып ала. Көнозын бөтен тәрәзәләрне ачык тотабыз, үтәли җил ясап торабыз. Душтан чыкмыйбыз да дисәм була. Өйдән кичке 6-7ләрдә генә чыгарга тырышабыз, кояш бераз сүрелә төшкәч. Шундый кызу көннәрдә баш та авырта, эшчәнлек тә кими. Көн саен интернеттан һава температурасы бераз төшмиме, суытмыймы дип карыйм. Туңдырма, салкын карбыз ашыйбыз, лимонад эчәбез.

Әлфия Сөләйманова (Бәркәтә): - Бу көннәрне үземне бик авыр хис итәм. Мин салкынга чыдыйм, жарга түзә алмыйм. Көненә әллә ничә мәртәбә салкынча су белән коенып чыгабыз. Эшебез мәдәният өлкәсендә кичке вакытка туры килгәнлектән, көннең кызуында бакчага чыгып эшләмичә дә булмый. Ул вакытта башыма, яулык астына, әрекмән яфрагы куеп калдырам, аның бер ягы бик салкынча. Бу инде эллеккедән, әбиләрдән өйрәнеп калган гадәт. Катыктан салкын әйрән ясап эчәбез. Аннан соң, салкын суны күп эчәбез, чәйгә караганда да күбрәк, безнең авылның суы тәмле бит.

Марат Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев