Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Көзге каникуллары 28 октябрьдә башлана

Татарстан укучыларының каникуллары быел 28 октябрьдән башлана һәм ун көн - 6 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Кышкы каникулларны ун көн үткәрергә тәкъдим ителде - быелның 30 декабреннән 2024 елның 8 гыйнварына кадәр. Киләсе елда язгы каникуллар 23-31 мартта - тугыз көн булачак.

«Укучыларның тормышы һәм сәламәтлеге иминлеген тәэмин итү, каникуллар вакытында чараларның бердәм планын гамәлгә ашыру өчен шартлар тудыру максатларында, министрлык каникуллар уздыруның шундый срокларын тәкъдим итә», - дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.

Беренче сыйныф укучылары өчен өстәмә каникуллар киләсе елның 17-25 февралендә узачак.

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев