Киләсе елда картлык буенча пенсиянең уртача күләмен әйткәннәр
2025 елда Россиядә яшәүчеләрнең картлык буенча иминият пенсиясе күләме 24 мең сум чамасы тәшкил итәчәк. Финанс министры Антон Силуанов Дәүләт Думасы пленар утырышында шулай дип белдергән.
Аның искәртеп үтүенчә, 1 гыйнвардан пенсияләр инфляция күләменә туры китерелеп артачак.
“Күптән түгел генә эшләүче пенсионерларның пенсиясен индексацияләү турында карар кабул иттек. Пенсия быелгы инфляция күләменнән чыгып артачак. Киләсе елда картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме 24 сум чамасы тәшкил итәчәк”, – дип билгеләп үткән министр. Парламентның түбәнге палатасы пленар утырышы 2025-2027 елларга Россия Федерациясе бюджеты проектын карап тикшерүгә багышланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев