Кемгә имбирь ашарга ярамый?
Табиблар аны һәркемгә дә кулланырга киңәш итми.
Ашказаны-эчәклек тракты авырулары булганнарга имбирь кулланмау хәерле. Ул ашказаны җәрәхәтен һәм гастритны көчәйтергә мөмкин.
Шулай ук туклану рационында аксым аз булса да имбирь куллану файдасыз икән. Әгәр кеше чипсы һәм шоколад кебек әйберләр ашап яшәсә, ә соңыннан имбирьле эчемлек эчеп куеп, сәламәтлеген кайгырта, дип уйласа, ул бик ялгыша.
Табиблар әйтүенчә, организмга файдалы матдәләрне җиткерүче “транспорт” булып аксымнар тора. Аларны кулланмаганда бернинди ризыкның да файдасы тими.
Фото: https://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев