Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Казанда туктарга мәҗбүр булган Мәскәү–Екатеринбург самолетында пассажир үлгән

Бүген Мәскәүдән Екатеринбургка оч торган самолет ашыгыч рәвештә Казан аэропортында туктарга мәҗбүр булды. Самолеттагы пассажир хатын-кызның хәле начарлана. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

Пассажир хатын-кыз ашыгыч ярдәм табиблары килеп җиткәнче вафат була.

Пассажир хатын-кыз 1997 елда туган. Самолет төшеп утырганнан соң табиблар аның үлемен раслый. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Транспортта үзәк төбәкара тикшерү идарәсе хәбәр итә.

«Россия Тикшерү комитетының Транспортта үзәк төбәкара тикшерү идарәсе Казан аэропортына төшәргә мәҗбүр булган самолеттагы пассажирның үлеме буенча тикшерү уздыра», – дип хәбәр итә ведомство. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.

«07:18 сәгатьтә самолет маршруты буенча хәрәкәтен дәвам итте», - дигәннәр аэропортта.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев