Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Иртән нинди ризыкларны ашау сәламәтлеккә зыян сала?

Табиб “хлопья”, “подушечки”, мюсли, гранола кебек ризыклардан баш тартырга киңәш итә. Табиб-эндокринолог Оксана Михалева “RT” хәбәрчесенә тиз әзерләнелә торган ризыкларның организмга зыяны турында сөйләгән. Аерым алганда, ул “хлопья”, “подушечки”, мюсли, граноланы телгә алып үткән.

Белгеч әйтүенчә, моның ише ризыкларның кабына, витаминнар һәм минералларга бай, дип язылган булырга мөмкин. Ләкин, әзерләгәндә, аларның күпчелеге юкка чыга. Җитештергәндә, витаминнар һәм минераллар химик юл белән генә өстәлә чөнки.

Табиб сүзләренә караганда, мюсли һәм гранола кебек ризыкларда үсемлек мае һәм шикәр, шулай ук шоколад вагы, шикәрдә катырылган җиләк-җимеш, орлыклар күп. Боларның барысы да – югары калорияле. Димәк, буй-сынның зифалыгына “суга” торган әйберләр.

Оксана Михалева иртәнге ашка мондый ризыклардан тулысынча баш тартырга киңәш иткән. Асылда алар –тәм-том гына, дигән ул.

чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев