Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Ике бала, буада юка боз өстенә кереп, суга батып үлгән

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан кисәтеп әйтелгәнчә, балаларны караучысыз калдырырга ярамый.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан кисәтеп әйтелгәнчә, балаларны караучысыз калдырырга ярамый. Свердловск өлкәсендә ике бала, буада тәүге боз өстенә кереп, суга батып үлгән. 

Фаҗига Новоасбест бистәсендә килеп чыккан. 9 яшьлек малай белән кыз яр буенда уйнап йөргән. Бермәл балалар, туп артыннан тәүге бозга кереп, суга баткан. Коткаручылар һәм шаһитлар кыз белән малайны тиз генә ярга тартып чыгарган. Тик “Ашыгыч ярдәм” табиблары аларның һәлак булуын раслаудан гайре ярдәм итә алмаган…

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан кисәтеп әйтелгәнчә, балаларны караучысыз калдырырга ярамый. Аларга юка бозның нинди хәтәрләр белән янавы, бозга керергә ярамавы турында сөйләргә кирәк.

 

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев