Ялларга һава торышын фаразладылар
Белеп торыгыз

Ялларга һава торышын фаразладылар

Бу арада Татарстанда кыска вакытлы яшенле яңгырлар, секундына 19 метр тизлектә көчле җил белән бик җылы, тотрыксыз һава күзәтелде.

Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, шимбә-якшәмбе – 22 һәм 23 июньдә республика көньяк циклон йогынтысында калачак. Һава температурасы берникадәр төшә. Шимбә – 22 июньдә көндез термометрның терекөмеш баганасы +21…+26 градус, төнлә +10…+16 градус күрсәтәчәк. Урыны белән яңгырлар явып узачак. Кайбер районнарда көчле явым-төшем, секундына 15–20 метрга кадәр тизлектә җил көтелә. Якшәмбе – 23 июньдә һава температурасы көндез +19…+24 градустан артмаячак.

Синоптикларның башлангыч фаразына караганда, киләсе атна башында республикада кыска вакытлы яшенле яңгырлар яву ихтималы сакланып калачак. Һава температурасы +20…+25 градус тәшкил итәчәк. 

чыганак
 


Нет комментариев