Ялларга һава торышы
Республикадагы һава торышына циклон йогынты ясый. Көндез һәм кичке якта кыска вакытлы яңгыр, урыны белән боз ява, яшен күзәтелә, төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшә.
Шимбә – 16 августта көндезге сәгатьләрдә Татарстан буенча уртача температура +19…+24 градус булачак. Төнлә +10…+15 градус. Якшәмбе – 17 августта көндез температура +26 градуска кадәр күтәрелергә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр яварга мөмкин. Төнге сәгатьләрдә терекөмеш баганасы +8…+13 градусны күрсәтәчәк.
Гидрометеоүзәкнең башлангыч фаразына караганда, киләсе атна башында циклон йогынтысында җылы, яңгырлы һава торышы көтелә. Кайбер районнарда боз яварга мөмкин. Көндезге сәгатьләрдә температура +22…+27 градуска кадәр күтәреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев