Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Ялларда Татарстанда +30 градус эссе һәм яшен көтелә

Татарстанда алдагы ял көннәрендә эссе булачак: яңа температура рекордлары да булырга мөмкин. Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, һава температурасының +30 градуска кадәр җитүе бар. Урыны белән яңгыр һәм яшен булачак. Әмма яңа атна башында суытачак.

Җомга – 26 апрельдә көнбатыш циклон йогынтысында яңгырлар көтелә. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +18…+23, төнлә +4…+9 градус күрсәтәчәк. Шимбә – 27 апрельдә көндез һава температурасы +25…+30 градуска җитәчәк. Төнлә +10…+15 градус. Кыска вакытлы яңгырлар явып узачак. Секундына 15-17 метрга кадәр тизлектә җил, яшен.

Якшәмбе – 28 апрельдә яшенле яңгыр, секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил көтелә. Көндез +17….+22, көнчыгыш төбәкләрдә +27, төнлә +12…+17 градус, Синоптикларның башлангыч мәгълүматларына караганда, дүшәмбе – 29 апрельдә һава температурасы сизелерлек төшәчәк. Көндез +13…+18 градустан артмаячак. Явым-төшем булмаячак. Сишәмбе – 30 апрельдә көндез +9…+14 градус чамасы. Кыска вакытлы яңгыр.

чыганак
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев