Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Эшсезлек буенча пособие күләме артачак

Россиядә эшсезлек буенча пособиенең максималь күләме киләсе елда 14742 сумга кадәр артачак. Бу турыда Россия Хезмәт министрлыгы җитәкчесе Антон Котяков белдерде.

Аның сүзләренчә, әлеге күрсәткеч 7,3 процентка индексацияләнәчәк.

«Элек бу пособие ел саен индексациягә катгый бәйләнмичә билгеләнә иде, хәзер бу законда каралган», — диде Котяков Думаның Бюджет комитеты утырышында.

Эшсезлек күрсәткече түбән булу сәбәпле, пособие чыгымнары кимеде, дип өстәде ул.

Россиядә эшсезлекнең рекордлы түбән дәрәҗәсе теркәлә, ул – 2,4 процент дип хәбәр ителгән иде. Шулай ук кичә 2025 елга ана капиталы күләме билгеле булды.

чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев