Эшләүчеләрнең пенсиясен арттыру тәртибен аңлатканнар
Эшләүче пенсионерларның пенсиясе 2025 елның 1 гыйнварыннан 7,3 процентка индексацияләнәчәк. Бу хакта Россия Социаль фондының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Эшләүче пенсионерларның пенсиясе 2025 елның 1 гыйнварыннан 7,3 процентка индексацияләнәчәк. Бу хакта Россия Социаль фондының матбугат хезмәте хәбәр итә. “Инфляция, димәк, индексация күрсәткече дә 7,3 процент тәшкил итәчәк. Ул барлык индексацияләрдән чыгып исәпләнеләчәк”, – дип билгеләп үтелгән Социаль фондта. Ягъни эшләүче пенсионерларның пенсиясе, Россия Хөкүмәте 2016 елда аларның пенсияләрен индексацияләүне юкка чыгармаган булса, шул суммадан чыгып артачак, дигән сүз.
“ Ә инде пенсионер эшеннән киткәч, 2025 елгы индексация буенча өстәмәдән тыш, үзе эшләгән чорда барлык индексацияләүләрдән чыгып исәпләнгән күләмдә зуррак пенсия ала башлаячак”, – дип искәртелгән фондтан.
Исегезгә төшерәбез: эшләүче пенсионерларга пенсияләрен индексацияләүне яңарту турында Россия Президенты Владимир Путин быел Санкт-Петербург икътисадый форумының пленар утырышында белдерде. Шуннан соң Дәүләт Думасы бу җәһәттән закон кабул итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев