Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Белеп торыгыз

Декрет ялым стажга керәме?

Укучыларыбызның соравына юрист җавап бирә.

– 1992 елдан бирле мәктәптә эшлим. Ике бала анасы. 1995–1997 һәм 2005–2007 елларда декрет ялында булдым. Бу еллар гомуми хезмәт стажына керәме?

Роман Архипов, юрист:

– Хезмәт стажы аны куллану максатыннан чыгып исәпләнә. Пенсия белән тәэмин итүне күздә тотканда, бала карау өчен бирелгән ял икегә бүленә. Беренче өлеше балага 1,5 яшь тулганчы түләү булганлыктан, хезмәт пенсиясен исәпләгәндә иминият стажына керә. Ялның икенче өлеше исә (балага өч яшь тулганчы) түләүсез, шуңа күрә иминият стажына керми. Ләкин өзлексез хезмәт стажын билгеләү максатыннан (больничный, тиешле еллар хезмәт иткән өчен һ.б.) өч еллык декрет ялы тулаем хезмәт стажына керә. Сүз уңаеннан, бала карау буенча ялны әтиләр дә алырга хокуклы. Бу еллар аларның хезмәт стажына исәпләнә.

 

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев