Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Белеп торыгыз

Чирмешәнннең полиция хезмәткәрләре көчәйтелгән режимда эшләячәк

Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлеге Яңа ел бәйрәмнәрендә һәр көнне көчәйтелгән режимда эшләячәк.

Бар максат – ялларда халкыбызның иминлеген тәэмин итү, бәла-казалар булдырмау. Район прокуроры Илдар Солтанов та Яңа ел каникулында уяулыкка, саклыкка, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә өндәде.

Районның полиция бүлегенең кизү часте телефон номеры: 02, 8(84396) 2-54-39.

Район автоинспекциясе бүлеге хезмәткәрләренә дә бәйрәмнәрдә эш күп булачак.

-Без бу көннәрдә юлда йөрү кагыйдәләренең үтәлешенә ныграк игътибар итәчәкбез. Бигрәк тә автотранспорт белән исерек хәлдә идарә итү очракларына юл куймау зарур, - диде район автоинспекциясе бүлеге җитәкчесе Радик Сәйфетдинов. -Халкыбыз шикле автомашиналар, кешеләр хакында полиция бүлегенә яки безгә хәбәр итсен иде.

Райондагы ДАИ бүлегенең эш режимы: 4, 5 гыйнварда кабул итү көннәре - 14.00дән 16.30 сәгатькә кадәр, тел.: 2-29-74.

ЭКСТРЕН ХЕЗМӘТЛӘР ТЕЛЕФОН НОМЕРЛАРЫ:

 01, 112   ЯНГЫН

КУРКЫНЫЧСЫЗЛЫГЫ

БДДХ-112, ДДХ-01,  

8(84396) -01-111; 

8(84396) 2-57-01.

 

02  ПОЛИЦИЯ

8(84396) -02-111 – кизү часте;

8(84396) 2-54-39 – кизү часте;

8(84396) 2-29-74 – ЮХИДИ (ДАИ).

 

03  АШЫГЫЧ ЯРДӘМ

8(84396) -03-111;

8(84396) 2-58-95.

 

04  ГАЗ ХЕЗМӘТЕ

8(84396) -04

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев