Чирмешәннән хәрбиләргә гуманитар ярдәм илтергә район башлыгы да китте
Чирмешәнлеләр махсус хәрби операция зонасындагы якташларыбызга чираттагы гуманитар ярдәм озатты. Сүз уңаеннан, анда инде 26 нчы тапкыр баруы.
Монысында район башлыгы Рамил Айбатов үзе дә юлга кузгалды. Бу аның махсус хәрби операция зонасына алтынчы сәфәре. Аның белән бергә район финанс–бюджет палатасы рәисе Радик Харисов, Бәркәтә авыл җирлеге башлагы Ренат Сибгатуллин, “Чирмешән” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Риф Зарипов, машина йөртүчеләр Василий Кузьмин, Ренат Гайнуллин да юлга кузгалдылар.
Якташларыбыз гуманитар ярдәм белән Донецк, Луганск республикаларында, Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә булырга планлаштыралар. “Форд – Транзит” автомобилен көндәлек кирәк-яраклар, генераторлар, антеналар, ачкычлар җыелмасы, төзелеш материаллары, шәхси гигиена әйберләре белән тутырганнар, шулай ук сугышчыларга 30 данә азык-төлек тупланмасы да әзерләгәннәр.
Чирмешәннән әлеге юнәлештә тагын бер зур йөк машинасы юл тотачак. “Бердәм Россия” партиясе ярдәмендә чирмешәнлеләр Лисичанск шәһәренә агач материаллары, такта җибәрәчәкләр.
Гуманитар йөкне туплауга байтак райондашыбыз, аеруча шәхси эшмәкәрләр, 30га якын кеше, үз өлешен керткән. Бик зур рәхмәт аларга.
Эльмира Галәветдинова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев