Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Белеп торыгыз

Чирмешәнлеләрнең Казандагы якташлык җәмгыяте – җиңүчеләрнең берсе

Казандагы Чирмешән якташлык җәмгыяте “Татарстан Республикасының иң яхшы якташлыгы” республика бәйгесендә 2022нче ел нәтиҗәләре буенча икенче урынга лаек булган. Җиңүчеләргә Диплом һәм акчалата сертификат тапшырганнар.

“Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы” Ассоциациясе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бүген Казанда – 34, Яр Чаллыда 35 якташлык бар. Алар районнардан чыккан кешеләр белән эшлиләр, төрле социаль-мәдәни, спорт һәм җәмәгать чараларында катнашалар, Интернет челтәрендә үз битләрен алып баралар. Җиңүчеләрне дә шул критерийлардан чыгып билгелиләр. Казанда беренче урынны - Буа, Яр Чаллыда Азнакай районы якташлыгы алган.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев