Чирмешәнгә рәссамнар килде
Быел да Чирмешән районы күренешләрен рәссамнар сурәтләячәк.
Балалар сәнгать мәктәбендә Татарстан рәссамнар союзының пленэре ачылу тантанасы үтте. Бу чарада район башлыгы Рамил Айбатов та катнашты.
20 рәссам ике атна барышында район үзәгендә, авылларда йөреп, табигать, авыл күренешләрен рәсемгә төшерәчәк. Районыбызда яшәүче бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветеранының да портретын ясау планнаштырылган.
-Без сезгә инде икенче тапкыр киләбез. Бик матур район. Күз “эләгеп” калырлык урыннар бар, ә мондый җирдә рәсемнәр дә яхшы килеп чыга.
Үткән пленэрдан кырыкка якын эш калдырдык, бу юлы да шуннан ким булмас дип уйлыйм. Киләчәктә Чирмешәндә Россия һәм Татарстанның танылган рәссамнары эшләре булган галерея ачылышына ышанам. Район башлыгына, бу чараны оештыручыларга безне җылы кабул иткән өчен рәхмәт, без дә сезгә матур рәсемнәр бүләк итәрбез, - диде Татарстан Республикасының халык рәссамы Мөдәррис Минһаҗев.
Пленэр тәмамлангач, рәссамнарның эшләре район үзәгендәге күргәзмәгә куелачак.
Лилия Зөфәрова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев