Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәндә Халыклар бердәмлеге көне алдыннан паспорт тапшыру тантанасы узды

14 яше тулган алты чирмешәнле шәхесне раслаучы төп документ – паспорт иясе булды.

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне, бу көн илебез өчен аерым бер мәгънәгә ия. Чирмешәндә паспорт алу чарасы да шушы бәйрәм көне алдыннан үткәрелде.

“Орион” яшьләр үзәгендә узган тантанага илебезнең яшь гражданнарын паспорт алулары белән котларга район башлыгы урынбасары Надежда Гомәрова, “Алдынгылар хәрәкәте” вәкилләре, полиция бүлеге ветераннары һәм хезмәткәрләре килгән. Алар балаларга котлауларын ирештереп, бүләкләр дә тараттылар.

- Әлеге көнне мин зарыгып көттем. Россия гражданины булуым белән горурланам. Паспорт – мөһим документ,  аны кулга алгач, җаваплылык хисе дә тойдым, диде паспорт алучы, Чирмешәннән Камилә Фәсхетдинова.

Лилия Зөфәрова фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев