Чирмешәндә Үзәк чыршыны ачу тантанасы 20 декабрьдә уза
20 декабрьдә Яшьләр мәйданчыгында районның Яңа ел Үзәк чыршысын ачу тантанасы була.
Электән килгән гадәт буенча әлеге чарада Яңа ел мәйданчыкларын бизәү буенча бәйгедә җиңүчеләр бүләкләнәчәк.
Бәйрәмдә оештырылган уеннарда балалар гына түгел, өлкәннәр дә бик теләп катнашыр. Кыш бабай һәм Кар кызы бүләкләрне дә әзерләп куйганнар. Район артистларының концерт номерлары да тамашачылар күңеленә хуш килер.
Шул ук көнне район үзәгендә Кыш бабай резиденциясе дә рәсми төстә ачылачак.
Бәйрәм 16 сәгатьтә башлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев