Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәндә сәүдә ноктасының тәрәзәләрен ватканнар

Чирмешәннең Амур ягында, Гагарин урамында, реклама урнаштырган аншлагны һәм шул тирәдәге сәүдә ноктасының тәрәзәләрен ватканнар

Бу инде беренче очрак түгел. Шушы көннәрдә генә район үзәгендәге өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты каршындагы паркта эскәмияләрне сүткәннәр дип язган идек.

Әлеге кибетнең хуҗасы әйтүенчә, элек тә шулай монда кеше милкенә кул күтәрүчеләр булган. Билгеле, вандаллар, башкача аларны атап булмый, исемнәрен язып калдырмаган. Ләкин моны өлкән яшьтәге кеше эшләмәгенлеге көн кебек ачык, әби-бабайлар уйнап кына тәрәзә ватмас. Ә менә ата-аналар кичләрен үз балаларының кайда, нишләп йөргәне турында кызыксынырга тиеш.

Без капчыкта ятмый, диләр. Иртәме, соңмы хокук саклау органнары җинаятьчеләрне ачыкларлар, аннан соң инде яшүсмерләргә дә, ата-аналарга да җавап тотырга туры киләчәк. Әлеге гамәлләр өчен штраф та каралаган, җинаять эше дә кузгатылырга мөмкин.

Фәрит Гиниятуллин фотолары

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев