Чирмешәндә минималь хезмәт хакын түләмәгән предприятиене комиссия тикшергән
Белеп торыгыз

Чирмешәндә минималь хезмәт хакын түләмәгән предприятиене комиссия тикшергән

Райондагы сәүдә өлкәсе тармагының бер предприятиесендә эшләүчеләр минималь хезмәт хакы күләменнән (МРОТ) түбән эш хакы алганнар. Ә бу законга сыймый торган гамәл.

Район башкарма комитетының икътисад бүлегеннән хәбәр итүләренчә, әлеге мәсьәлә ведомствоара комиссия утырышында тикшерелгән. Шунысын искәртик, 2022 елның 1 июненнән республиканың  бюджет тармагында минималь хезмәт хакы күләме – 15279 сум, ә бюджеттан тыш тармакта 16700 сум итеп билгеләнгән.

 -Шуның белән бәйле рәвештә, алда телгә алынган предприятиенең эш бирүчесе үз хезмәткәрләре белән 17000 сумга өстәмә килешү төзеде. Һәм хезмәткәрләр икенче яртыеллыкта МРОТка туры килә торган эш хакы ала башладылар, - диде район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Марат Әһлиуллин.

 Эш бирүче тарафыннан хезмәт хакы мәсьәләсенә кагылышлы Хезмәт законнары бозылган очракта, телефоннан шалтыратып хәбәр итү өчен “кайнар линия” эшли:

 8(84396) 2-54-38 – Чирмешән районы башкарма комитеты;

 8(84396) 2-54-59 – районның мәшгульлек үзәге.


Нет комментариев