Чирмешәндә +21 градуска кадәр җылы булуы көтелә
Белеп торыгыз

Чирмешәндә +21 градуска кадәр җылы булуы көтелә

Бүген, 26 сентябрьдә, Татарстанда антициклон тәэсире нәтиҗәсендә коры һәм кояшлы һава торышы сакланачак, температура күтәреләчәк.

Республикада явым-төшем көтелми. Көньяк һәм көньяк-көнбатыштан 3 метрдан 8 метрга кадәр көчле җил исәчәк. көндез урыны белән, Казанны да кертеп, ул 12 метрга кадәр көчәячәк.

Иртән һава температурасы төнге кебек үк калачак: 2 дән 7 градуска кадәр нульдән югарырак, кайбер урыннарда көньяк һәм көнчыгыш төбәкләрдә 0 дән -3 градуска кадәр.

Көндез Татарстан буенча һава 16-21 градуска кадәр җылыначак (ТР башкаласында — +18, +20 градуска кадәр)

Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

 


Нет комментариев