Чирмешән журналистларына Казаннан Рәхмәт хаты җибәргәннәр
Белеп торыгыз

Чирмешән журналистларына Казаннан Рәхмәт хаты җибәргәннәр

“Безнең Чирмешән” район газетасы хезмәткәрләрен Татарстан Республикасының мордва милли-мәдәни автономиясе рәисе Наталья Сабитова тәбрикләде.

“Хөрмәтле журналистлар һәм фотокорреспондентлар! ТР Чирмешән районындагы мордва милли-мәдәни автономиясенең эшен яктырткан материалларыгыз өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм. Россия халыкларының уникаль гореф-гадәтләре – безнең уртак байлыгыбыз... Сезгә иҗат уңышлары, газета укучыларның ышанычын һәм мәхәббәтен телим” - диелгән әлеге Рәхмәт хатында.

Бүләкне район җитәкчеләренең эш планеркасында район башлыгы урынбасары Надежда Гомәрова тапшырды.

Екатерина Назимова һәм Марат Гомәров фотолары


Нет комментариев