Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Белеп торыгыз

Чирмешән урманнарында ут ягучыларны патруль тикшерә

1 апрельдән, Татарстанның барлык территориясендәге кебек, Чирмешән районы урманнарында да янгын куркынычсызлыгы сезоны башланды.

Бу чорда урманнарда катгый тыела:

-учак ягу, ризык әзерләү өчен мангал яки башка җиһазлар куллану;

-тәмәке тарту, җиргә шырпы, тәмәке төпчеге ташлау;

-коралдан ату, пиротехника куллану;

-урманда майлы яки бензинга, керосинга, янучан матдәләргә чыланган чүпрәкләр ташлап калдыру;

-машина эшләп торганда ягулык салу, аның янында тәмәке тарту;

-кояш төшә торган аланнарда шешәләр, пыяла ватыклары, башка чүп-чар калдыру;

-чирәм һәм кырдагы салам калдыкларына ут төртү.

Район урманнарында әлеге таләпләрнең үтәлешен Чирмешән урманчылыгының махсус патруль отрядлары тикшереп йөри.

Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучыларга:  физик, вазифаи, юридик затларга штрафлар җәзасы кырыс – 4 мең сумнан 500 мең сумга кадәр.

Урманда янгын чыкса, нишләргә?

-бу хакта янгын сүндерүчеләргә - 01 яки 112, яисә район урманчыларына 8-987-233-99-65; 8(84396)-2-58-79 телефон номерларын җыеп хәбәр итәргә.

-әгәр ут чыганагы кечкенә икән, аны киң яфраклы агач ботаклары белән сүндерергә, су сибәргә, туфрак салырга, аяк белән таптарга була;

-әгәр янгынны сүндергәндә яныгызда кеше бар икән, аны күздән югалтмаска кирәк.

Үз көчегез белән сүндерә алмасагыз:

-куркыныч зонадан тиз арада чыгарга;

-ял итүчеләрне коткарырга булышырга: юлга, аланга, елга ярына, кырга чыгарга кирәк;

-янгыннан чыгып булмаса, суга керергә яки юеш киемгә бөркәнергә;

-аланга чыксаң, җиргә ятып суларга;

-авыз-борынны тукыма белән капларга;

-янгын зонасыннан чыккач, аның урыны, зурлыгы турында янгын сүндерүчеләргә хәбәр итәргә;

-янгын телләре авылга яки корылмаларга таба үрмәләсә, эвакуация хәстәрен күрергә.

Урман янгыны авылга килеп җитсә:

-өйдән документларны, кыйммәтле әйберләрне алырга;

-ашыгыч рәвештә китү өчен машина табарга;

-киҗе-мамык тукыма яки йон кием кияргә, пирчәткә, яулык алырга;

-запас ризык һәм су алырга;

-телевидение, радио аша хәбәрләрне тыңларга;

-паникага бирелмәскә.

Раил Галимов фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев