Чирмешән урманчылары тарихи валга өмәгә чакыралар
“Татарстанның чиста урманнары” табигатьне саклау республика акциясенең көзге этабы старт алды. Ул 8 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Яз һәм көз көннәрендә оештырылучы әлеге чаралар республика урманнарын каты көнкүреш калдыкларыннан, коры-сары һәм ауган агачлардан чистартуны, аншлаг һәм урман буйларындагы ял итү урыннарын ремонтлауны һәм яңартуны максат итеп куя.
27 сентябрьдә, шимбә көнне, районның урманчылык һәм урман хуҗалыгы коллективлары җыелышып, валга өмәгә чыгарга ниятлиләр. Теләгән һәр кеше аларга кушыла ала, волонтерлар ярдәменнән дә баш тартмыйлар.
Бу көнне район урманчылыклары да үз территорияләрендәге урманнарны тәртипкә китерәчәкләр. Бу акциягә авыл җирлекләре Советлары һәм мәктәп коллективлары да кушылачак.
Урманчылар язгы акция барышында да валдан корыган агач, ботаклар, каты көнкүреш калдыклары җыйганнар.
Белешмәләр өчен телефон: 8 (84396) 2-53-68.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев