Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән укытучылары Казанда суган, бәрәңгене күп сатканнар

«Казан» агросәнәгать паркында мәгариф учреждениеләренең авыл хуҗалыгы һәм халык сәнгате һөнәрчелеге эшләнмәләре республика ярминкәсендә район мәктәпләре һәм Чирмешән аграр техникумы да катнаштылар.

- Ярминкәгә барлык мәктәпләрнең дә диярлек һәм аграр техникумның вәкилләре үз продукцияләрен алып барды. Катнашучыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сәламләде. Агросәнәгать паркы мәйданчыгында үткән әлеге чарада республиканың барлык муниципаль берәмлекләр үзләре җитештергән авыл хуҗалыгы продукцияләрен тәкъдим иттеләр. Алар Казанга бәрәңге, суган, кишер, чөгендер, ит, шулай ук халык һөнәрчелеге товарларын алып килгәннәр иде, - диде район мәгариф бүләге начальнигы  Ольга Маркова. – Без дә шәһәр халкына мәктәп яны участокларында үстерелгән яшелчә, җиләк-җимеш, кайнатмалар, маринадланган яшелчәләр тәкъдим иттек. Яшелчәләргә, аеруча, суганга, бәрәңгегә сорау зур булды, аларны бик тиз алып бетерделәр.

 

Надежда Суркова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев