Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Белеп торыгыз

Чирмешән районы җитәкчелеге Рәис Мөбарәкҗановның хәлен белешеп кайтты

1984-1988 елларда Чирмешән районы КПСС комитетының беренче секретаре булып эшләгән Рәис Сәхип улы бүген Апас бистәсендә яши.

Рәис Мөбарәкҗанов 1948 елда күрше Нурлат районының Яңа Әмзә авылында туган. Ул хезмәт юлын гади тракторчы булып башлый. Югары белем алып, Нурлат (ул вакытта Октбрь) районында төрле җаваплы урыннарда эшләгәннән соң, 1984-1988 елларда Чирмешән КПСС райкомының беренче секретаре итеп сайлана. Ул эшләгән елларда Шентала станциясенә яхшы юл салына, олы юлдан Туймәткә алып керүче юл полотнасы төзелә, колхозларда шикәр чөгендере игү темпы көчәя…

Чирмешәннән соң ул Казанда төрле җаваплы урыннарда эшләде.

Район башлыгы Рамил Айбатов җитәкчелегендәге делегация Рәис Сәхип улының хәлен белешергә баргач, ветеран чирмешәнлеләргә сагынычлы сәламнәрен тапшырган. Бүген лаеклы ялдагы Рәис Мөбарәкҗанов Апаста – район үзәгендә, хатынының туган ягында гомер итә.

Ләйләгөл Моксинова һәм Ольга Галиева фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев