Чирмешән күлен әллә ничә төсле фонтан бизи
Район үзәгендәге күлдә фонтанны кабыздылар.
Чирмешәндә тирәсе төзекләндерелгән, матурайган күл тирәсен хәзер фонтан да бизи. Май бәйрәмнәрендә аны эшләтеп җибәрделәр. Сиптерү биеклеге 8-9 метрга җитә торган бу фонтан төннәрен берничә төсле булып “яна”. Җайланманы көндезге 10да кабызып, төнге 12гә кадәр эшләтәләр, ә утлары кичке 7дә кабына.

Марат Гомәров фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев