Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чикләвекне ничек сайларга?

Белгеч аңлатып үткәнчә, күгәргән ис яки тәм килгән чикләвекне урап узу хәерле. Роспотребнадзор чикләвекне ничек итеп дөрес сайларга икәнен аңлаткан. Ведомство үзенең телеграм-каналында бу җәһәттән файдалы киңәшләрен урнаштырган.

Шулай итеп, белгеч әйтүенчә, чикләвекне бары тик рөхсәт ителгән сәүдә урыннарыннан гына сатып алырга, шул ук вакытта яраклылык вакытына игътибар итәргә (гадәттә ярты елдан артмый) кирәк. Моннан тыш үлчәп сатылганына түгел, ә каптагысына өстенлек бирү хәерлерәк.

Мөмкинлек булса, чикләвекне иснәп һәм тәмен татып карау яхшырак. Әйбәт чикләвектән беркайчан да күгәргән ис һәм тәм килми. Өйдә исә чикләвекне коры урында сакларга, кулланыр алдыннан юарга яки бер тәүлек суда тотарга.

чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев