Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәнлеләр интернет-кабул итүдән дә файдалана

Агымдагы елның үткән 9 аенда район башлыгы Фердинат Дәүләтшинга шәхси кабул итүгә 60 райондашыбыз килгән.

Район башлыгы һәр атнада, сишәмбе көнне, гражданнарны кабул итә,  гозерләрен тыңлый, киңәшләрен бирә, проблемаларны бергәләп чишәләр. Гражданнар кабул ителүгә алдан ук язылалар.

Тугыз айда җирле органнар язма рәвештә килгән һәм шәхси кабул итүдә булган гражданнарның 239 мөрәҗәгатен тикшергән. Әлеге мөрәҗәгатьләрнең 158се язма рәвештә кергән. Интернет-кабул итү тәртибен кулланучылар да бар, 56 кеше шул форманы сайлаган.

Быел гражданнар күбесенчә торак-коммуналь хуҗалык, мәгариф һәм мәктәпкәчә тәрбия, социаль тармак, юл төзелеше, сәүдә, сәламәтлек саклау, икътисад тармагы белән бәйле сораулар белән мөрәҗәгать иткәннәр.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев