Чирмешәнлеләр бу атнада дүрт көн ял итә
Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Россиядә кыска эш атнасы башланды. Ә татарстанлылар бу атнада дүрт көн ял итәчәк.
Халыклар бердәмлеге көне быел чәршәмбегә, 4 ноябрьгә туры килә – әлеге бәйрәм көнне ял итәбез. 3 ноябрьдә, бәйрәм алды көне буларак, эш көне бер сәгатькә кыскара.
Татарстанда 6 ноябрь дә – ял, ТР Конституциясе көне.
Шулай итеп, Чирмешәндә 4,6,7,8, ноябрьдә ял итеп, 9ы эшкә чыгабыз. 5 ноябрь дә – эш көне.
фото: архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев