“Халык контроле” порталына алкоголь сатудагы закон бозулар хакында да зар белдерергә мөмкин. Фактлар расланган очракта, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хәбәр ияләренә акча түли.
Монда түбәндәге закон бозулар хакында язарга мөмкин:
- 22.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр алкоголь сату;
- сәүдә ноктасының балалар, мәгариф, медицина учреждениеләренә якын урнашуы;
- алкоголь продукциясен лицензиядән башка, стационар булмаган сәүдә объектында сату;
- контрафакт алкоголь продукциясен сату;
- "ике төрле кулланыла" торган спиртлы сыеклык белән сәүдә итү.
- җәмәгать туклануы предприятиесенең алкогольле продукцияне бүлеп сатуга лицензиясе булмау;
- алкогольле продукция сата торган җәмәгать туклануы предприятиесенең балалар, мәгариф, медицина оешмаларына якын урында булуы.
- алкогольле һәм спиртлы продукцияне зур күләмдә лицензиясез (яшерен цехларда, гараж һ.б.) җитештерү, ваклап сату, эшкәртү юлы белән кәсеп итү;
- рөхсәт ителмәгән алкоголь продукциясен китерү (контрабанда).
фото: архив
Нет комментариев