Чирмешәндә Минсәгыйть Шакиров китабы тәкъдим ителәчәк
Белеп торыгыз

Чирмешәндә Минсәгыйть Шакиров китабы тәкъдим ителәчәк

Якташыбыз, районның элеккеге җитәкчесе Минсәгыйть Шакировның 2018 елда чыккан китабын тәкъдим итү чарасы 29 майда район мәдәният йортында узачак.

“Безнең заман” – “Наше время” документаль повестенда автор үткән тормыш юлын, кызыклы вакыйгаларны, күп кенә күренекле кешеләрне, замандашларын искә ала.

Моңа кадәр китапны тәкъдим итү кичәсен Лашманда оештырдылар.

-Бу, 29 майда, 10 сәгать 30 минутта башланачак зур чарада Минсәгыйть Шакиров үзе дә катнашачак, чыгышлар, концерт та булачак, - ди мемориаль үзәк директоры, сценарий авторы Валентина Захарова.


Нет комментариев