Чирмешән районында халык санын алу төгәлләнде
Бер ай дәвам иткән Бөтенроссия халык санын алу кампаниясе төгәлләнде.
Район дәүләт статистикасы бүлеге белгече Гөлназ Гайсина хәбәр итүенчә, әлеге чара тыныч үткән.
Әлеге чорда районда 35 сан алучы, 6 контролер, 1 инструктор эшләгән. Якташларыбызның бер өлеше Дәүләт хезмәтләре порталы аша, кайберәүләре сан алуны стационар участокларда, күп функцияле үзәкләрдә үткәннәр, халыкның күп өлешенә сан алучылар өйләренә барганнар. Бер сан алучы уртача 550 кешене исәпкә алган.
-Форсаттан файдаланып, әлеге кампания вакытынд тырышып эшләгән, вазыйфаларын җиренә җиткереп башкарган сан алучыларга рәхмәт. Район халкы тарафыннан дәгъвалар ишетмәдек, райондашларыбыз сан алучыларга карата ихтирамлы булдылар, бөтен кирәкле мәгълүматларны җиткерделәр, - диде Гөлназ Гайсина. – Район газетасы редакциясе, авыл җирлеге Советлары һәм башкарма комитетлары да бу мөһим эш барышында безгә гел булышып тордылар.
Заманча технологияләрне куллану нәтиҗәсендә, халык санын алу нәтиҗәләре 2022 елның декабрендә үк билгеле булачак, дип фаразлана. Бу - элеккеге сан алу кампанияләре вакытындагыдан өч тапкырга тизрәк.
фото: автор
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев