Чирмешәндә чыгарылыш сыйныф укучыларының дүрт фәннән имтиханнары калган
16 июльдә 60 укучы – җәмгыять белеменнән, 20 егет һәм кыз химиядән сыналачак. 20 июльдә 33 бала биологиядә бердәм дәүләт имтиханы тапшыра. Бу көнне 5 укучы чит телдән - язма рәвештә, 22 июльдә телдән сынау тота.
Атна ахырында беренче имтиханнарның нәтиҗәләре дә билгеле булачак.
Районда барлыгы 115 укучы бердәм дәүләт имитиханы тапшырган, алда язганыбызча, 7 кеше имтихан тапшырмаска карар кылган, ягъни алар укуларын техникум яки колледжларда дәвам итәргә ниятләгәннәр.
фото: архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев